Россиядә балалар уенчыкларына ГОСТ гамәлгә керде
Яңа ГОСТ нигезендә уенчыклар яшь төркемнәре, эшчәнлек төрләре һәм җитештерү материаллары буенча классификацияләнергә тиеш булачак.
Документта уенчыклар өлкәсендәге төп атамалар һәм билгеләмәләр урын алган. Шулай ук дәүләт стандарты буенча уенчыкларны яшь, эшчәнлек төре, тәрбияви билгеләнеше, уенчыклар ясалган төп материалның төре һәм эшләү ысулы буенча классификацияләгәннәр.
Стандартка уенчыкларны кулланганда килеп туарга мөмкин булган потенциаль куркынычлар исемлеге дә өстәлгән. Мәсәлән, уенчыклар гигиена күзлегеннән куркыныч булырга, кайбер уенчыклар җәрәхәтләргә (динамик, өйдә файдалану өчен билгеләнгән уенчыклар), сабыйны ток сугарга мөмкин (лампалы курчак йорты), ә кайбер уенчыклар белән баланың буылу куркынычы да бар (кечкенә күләмдәге предметлар).
Кайбер уенчыклар биологик куркыныч тудыра (кулинария темасына багышланган өстәл уеннары). Башка уенчыклар химик (бармак белән рәсем ясау өчен буяулар) яктан куркыныч, кайберләре хәтта янгын (кабынып китүчәнлеге югары булган материаллар) чыгарырга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев