Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Россиядә 1 марттан кредитлар алуга үз-үзеңә тыю салу гамәлгә керә

Тыюны Дәүләт хезмәтләре порталы аша билгеләп булачак. Дәүләт Думасының Мөлкәт мәсьәләләре комитеты башлыгы Сергей Гаврилов шул хакта аңлатып үткән.

Кредит алуга үз-үзеңә тыю салу — кешенең үз-үзенә чикләү билгеләве, дигән сүз. Синең яки минем исемгә кемнәрнеңдер кредит рәсмиләштерүен булдырмый калу чарасы, ягъни, дип билгеләп үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, мошенниклардан шәхси мәгълүматларыбызны саклау, шулай ук акчага бәйле карарларыбызны контрольдә тоту чарасы бу. Быел 1 марттан аннан һәркем файдалана алачак.

Үз-үзеңә тыю билгеләү өчен, шәхси мәгълүматларны, шулай ук кредитлардан тулысынча баш тартуны ( яки онлайн-кредитлардан гына баш тартуны) күрсәтеп, Дәүләт хезмәтләре порталы ашы яисә Күпфункцияле үзәккә гариза тапшырырга кирәк булачак. Тыю билгеләү турында мәгълүмат барлык кредит тарихлары бюроларына тапшырылачак. Кредит оешмалары кредит алуга заявкаларны караганда, моны исәпкә алырга тиеш булачак икән. Белгеч аныклап үткәнчә, үз-үзеңә тыю салу, кредит карталарын кертеп, залогсыз, ягъни тиз һәм җиңел алына торган кредитларга гына кагыла. Ипотекага, автокредит, дәүләт ярдәмендәге белем кредитларына һәм залог белән алына торган кредитларга мондый тыюны билгеләп булмаячак.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев