Россия урманнарында юкка чыгарылырга тиешле үсемлекләр исемлеген әзерләгәннәр
Хокукый актларны бастыру порталында урнаштырылган документ проектына караганда, исемлеккә ике төр керә: Сосновский борщевигы һәм Америка өрәңгесе.
Әлеге үсемлекләр инвазив дип таныла — алар урман экосистемасына зыян китерә һәм башка төрләрне кысрыклап чыгара ала. Шул сәбәпле, дәүләт аларга каршы көрәш чараларын көчәйтә.
Яңа таләпләр 1 марттан гамәлгә керәчәк федераль канун кысаларында билгеләнә. Закон нигезендә, җир кишәрлекләре хуҗалары куркыныч үсемлекләрне юк итәргә мәҗбүр булачак. Таләпләрне үтәмәгән очракта зур штрафлар каралган.
Рослесхоз илнең барлык урманлы районнарында әлеге үсемлекләрне ачыклау, аларның таралуын кисәтү һәм юкка чыгару буенча системалы эш алып барырга куша. Документта күрсәтелгәнчә, Америка өрәңгесе һәм борщевик инде 43 урман районының якынча өчтән берсендә теркәлгән.
Әлеге кагыйдәләр 2025 елның 31 июлендә Россия Президенты имзалаган 294 нче Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән. Закон таләпләрен үтәмәгән очракта штрафлар күләме болай билгеләнә: гражданнар өчен — 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 400 меңнән 700 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев