Россия мәгариф министрлыгы июль аенда мәктәп формасының яңартылган стандартын тәкъдим итте
Ведомствоның дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры Александр Реут сөйләгәнчә, документ ГОСТ таләпләренә тулысынча туры килә, мәктәп киеменең куркынычсызлыгын һәм уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Формага яңа ГОСТ төрле дәрәҗәдәге керемле гаиләләрдәге балалар арасында визуаль аермаларны киметергә ярдәм итәчәк, дип аңлатты.
«Мәктәп формасы үзендә мөһим социаль-психологик аспектлар йөртә. Ул төрле керемле гаиләләрдәге балалар арасында, төрле диннәргә караган балалар арасында психологик чикләрне бетерә», — дип ассызыклады Реут.
Стандартны эшләү 2024 елда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы катнашында башланды. Хәзер киемнәрне мәктәп формасы буларак маркировкалаучы җитештерүчеләр билгеләнгән таләпләрне үтәргә тиеш. Бу балаларны сыйфатсыз продукциядән, ә ата—аналарны артык чыгымнардан саклаячак. Яңа ГОСТ шулай ук сыйфат контролен гадиләштерәчәк һәм ялган әйберләр сатып алу куркынычын киметәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев