Россия-АСЕАН саммитындагылар Татарстан халыкларның милли киемнәре күргәзмәсен карады
Казандагы Россия-АСЕАН саммиты кысаларында «Казан Экспо»да Идел буе халыкларының «XIX гасырның икенче яртысы-XX гасырның беренче яртысындагы традицион костюмнары» тарихи – этнографик күргәзмәсе ачылды.
Экспозицияне Россия-АСЕАН юбилей саммиты чараларына багышладылар.
Бу проект 2022-2024 елларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Төп максаты – республикабызда яшәүче халыкларның милли мирасының мөһим өлеше булган традицион костюмның күптөрлелеген күрсәтү.
Проект кысаларында Идел буе халкының – рус, татар, шул исәптән керәшен һәм мишәр, башкорт, мари, мордва, удмурт һәм чувашларның традицион кием үрнәкләре яңартып кайтарылды. Күп кенә кием элементлары, бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар тарихи үрнәкләр нигезендә кулдан эшләнгән.
Күргәзмәдә 30дан артык милли костюм комплекс-җыелмасы тәкъдим ителгән.
Алар арасында XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Казан татарларының, Казан һәм Нократ губерналары русларының, мукшы-мордваларның, мариларның, удмуртларның, керәшеннәренең бәйрәм һәм көндәлек киемнәре урын алган.
Костюмнардан тыш, Идел буе халыкларының традицион көнкүреш әйберләре: милли бизәкле сандыклар, чигүле бистәрләр, самавырлар һәм өй бизи торган башка әйберләр тәкъдим ителгән.

Фото: Татар-информ, Александра Давыдова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев