Римма Никитина СВОдагы егет турында: «Мине үзенә карата алса — кияүгә чыгарга да киреләнмәм»
Күптән түгел интернет киңлекләрендә Римма Никитинага махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетнең кияүгә чыгарга дип видеотәкъдим ясаганы таралган иде. Лилия Хәмитованың туган көн мәҗлесендә Риммага ул бриллиант кашлы алтын йөзек белән зур гына чәчәк бәйләме тапшырылды.
Кемнәрдер моның серен аңлады, кемнәрдер юк, кайберәүләр, хәтта Винарис үзе дә, гаҗәпкә калыпмы, Риммага кияүгә чыгарга тәкъдим ясыйлар дип әйтеп ташлады.
— Инде миңа күптәннән махсус хәрби операциядә катнашучы бер егет видео яздырып җибәргән иде. Хисләрен аңлаткан, кияүгә чыгарган тәкъдим ясаган. Әгәр дә бу видеоны үзеңнең социаль челтәрләреңә урнаштырмасаң, мин аны үземә куям, бөтен подписчикларыңа таратып чыгам, дип тә язып җибәрде. Уйладым, уйладым да, туктале мәйтәм, каяндыр төртеп килеп чыкканчы, үзем куйсам яхшырак булыр дим, ул теләгәнчә эшләдем. Шуннан китте «бөтерелеп» бу хәбәр, кемнәр генә хат язмады да, кем генә шалтыратмады, берәүләр кияүгә кодалый, икенчеләр киңәш бирә... Ул видеоны әллә ничә мең кеше карады әле. Мин куйган бер генә видеоны да ул кадәр караганнары юк иде. Көн артыннан көннәр үтә шулай, егеткәем хат яза, җае булганда шалтырата, ипләп кенә аралаша башладык. Мин танышырга теләгән бөтен егеткә дә бер сүзне әйтәм, мәйтәм яратуыгызны миңа сүз белән сөйләп утырмагыз, гамәлегез белән күрсәтегез. Сандугач кебек сайраганнарын тыңлап утыра торган яшьтән күптән үткәнмен, 13-18 яшьлек чагым түгел, димен. Моңа да шул сүзне җиткердем. Ярар, булыр сиңа егетлек гамәле, диде. Ике көн элек кенә Мәскәүгә бардым. Мин туктаган кунакханәне каян белгән диген, курьер килгән — бер букет чәчәк белән айфонның соңгы моделен тапшырып китте. Шушы егеттән! Имәнепләр киттем. Инде менә кичә шушы хәл — бриллиант кашлы алтын йөзек! Ул бу бүләге белән мине «свиданиегә» чакырган, очрашуга. Винарис, курьерны әллә аңламаган, әллә аңлап та арттырып җибәргән, кияүгә чыгарга кулын сорыйлар, диде. Юк, егет үзе дә мин сине очрашуга чакырып җибәрдем бу йөзекне, диде. Теге чакны мин аңа, ягъни видеоны урнаштырганда кияүгә чыгарга ризалыгымны бирмим, бер мәртәбә күргәнем юк үзеңне дидем, ләкин син аннан кайткач, очрашып карарга сүз бирәм, дип вәгъдәләндем. Июль аенда ул кайтырга тиеш иде. Ләкин җибәрмәделәр. Менә 10 август көнне кайтып җитәчәк. Күрешкәч, барысын да сөйләрмен, — диде Римма Никитина.
Сораулар күп әле аңа. Егетнең күңеленә ошау-ошамавы белән дә кызыксындым. Ошый, диде, килеш-килбәте, йөз-кыяфәте җаныма якын, дип җаваплады. Яшь аермасы да юк түгел икән.
— Мин аны кисәтәм инде, мәйтәм миңа бит инде 37 яшь! Ул миннән күпкә яшьрәк. Беләсезме нәрсә диде, безнең әти дә әнидән шактый гына яшьрәк, нәселебезгә хас әйбер, мине яшең куркытмый, син 18 яшьлек кызлар кебек күренәсең, мин сине ничек тә яратам, диде. Бик таләпчән. Штурмлаучы отрядында ул, безнең бер адым да артка чигенгәнебез юк, мин сине үземнеке итмичә туктамыйм, дөньяңны штурм белән алам, ди. Үҗәт! Мин аңа юк дим, ә ул ярар ди дә, үзенчә эшли. Бу сыйфаты миңа да, апама да, әнигә дә бик ошый. Ул минем бөтен җырларымны белә, матбугатта басылган һәр интервьюмны укыган. Хыялларымны әйтеп күрсәтә. Татнефть Аренада концерт хыялымны чынга ашырам, зал тутырып тамашачы җыям, шунда кулыңны сорыйм, ди. Күрербез. Әлегә ул анда, мин монда. Аралашабыз, бик адекватный күренә, үз сүзен үти торган егеткә охшаган. Син минем яшәү мәгънәсенә әйләндең, син дип кенә яшим ди. Вакыт-вакыт күркып та куям, кармагына эләгеп ычкына алмасам? Ярый да апа белән әни мине күптәннән кияүгә бирергә хыялланалар, ә мин әле ул хакта уйламыйм да бит. Шуны гына әйтәм, Казан егете ул. Әни сөйләгәннәрем буенча гына да бик якын күрә ул егетне, чынлап торып сине шушы егет кенә гашыйк итә ала сине, ди. Барысы да яхшы булсын инде, мин тормышны яратып яшим, әгәр дә вакыты җиткән икән, мине үзенә карата алса — кияүгә чыгарга да киреләнмәм! — ди Римма.
Ә йөзек, йөзек соң, кәләш буласы җырчының бармагына ярамганмы, зур яисә кечкенә булмаганмы?
— Тап-таман! — ди Римма. — Размерын каян белгән? Шаккатырсың. Минем бөтен дусларым белән танышып, дуслашып алды, аралашалар, аның үзен бик хөрмәт итәләр. Әни белән апамны да үз гяныа тиз аударырп шикелле...
Гөлнур Шәрәфиева, Шәһри Казан
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев