Римма Никитина: «Быел тормышымны зур үзгәрешләр көтәчәк»
Хәбәрләр

Римма Никитина: «Быел тормышымны зур үзгәрешләр көтәчәк»

Римма Никитинадан көн дә күңелле яңалык көтәбез.

— Римма, яңалык ишетәсе килә бит, көткәң сүзне кайчан әйтәсың инде?
— Февраль ае җитсен, татар эстрадасы янә кайнап алачак. Шуңа кадәр түзегез. Әлегә эш күп, концертлар, чыгышлар... Быел Яңа ел корпоративлары да шәп кенә табыш китерде, шөкер.

— Әле егетеңне әниең белән таныштырдыңмы?
— Февральдә, Аллаһы боерса. Әни дә көтә бу танышуны. Ә минем ашыгасым да, ашыктырасым да килми. Үз җае белән. Март хәлиткеч ай булачак. 

Узган ел Кыш бабайга хат язган идем. Абый да, апа да үз ярлары белән, мин генә ялгыз, Кыш бабай, икенче елга үз ярымны алып кил, тиңем белән — икәү каршыласак иде Яңа елны, дигән идем, менә бит, мин дә быел парлы! Ялгызларга теләгем шул — ихластан сорагыз, һич югы Кыш бабайга хат языгыз. Ә минем тормышны зур үзгәрешләр көтәчәк быел.

Шәһри Казан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев