Республикакүләм Питрауда лаеклы карендәшләргә Татарстан Рәисе бүләкләр тапшырды
Халкыбыз культурасын саклау һәм үстерүдәге олы хезмәтләре өчен, бер төркем карендәшебез хөкүмәт бүләкләренә ия булды.
XXVII Питрау керәшен культурасы бәйрәмен ачу тантанасында Татарстан Рәисе бер төркем актив карендәшләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычылыкны ныгытуга мөһим өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медален журналистика ветераны Виктор Шадрин алды.
* * *
Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Мария Михайловна Семёнова "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды.
* * *
Татарстан республикасының социаль-икътисад потенциалын ныгытуга керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Мамадыш районы җирле ветеран оешмасы члены Гөлфинур Зәйнулловна Дуваловага "ТАССР төзелүгә – 100 ел" медале бирелде.
* * *
"Татарстан Рспубликасының атказанган артисты" дигән мактаулы исемгә, музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен, "Ак Барс Арт" иҗат берләшмәсе җырчы-вокалчылары – Лариса Басыйрова, Татьяна Ефремова, Радик Шәрипҗанов; хореография сәнгатен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен, "Ак Барс Арт" иҗат берләшмәсе артисты Григорий Сергеев, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең балет артисты Дмитрий Тачаев лаек булдылар.
* * *
Мәдәниятне үстерүдәге зур өлеше өчен, "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәсе рәссам-бизәүче Виктор Александрович Селивёрстовка бирелде.
* * *
Мәгариф өлкәсендәге хезмәте өчен, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем Казан шәһәрендәге 181нче мәктәбенең туган теле укытучысы Николай Валентинович Максимовка бирелде.
* * *
Финанс-икътисад эшчәнлегендәге казанышлары өчен, "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем "Ак Барс" банкының Питрәч районындагы беренче өстәмә офис җитәкчесе Лидия Ильинична Пронинага тапшырылды.
* * *
Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Рәисенең Рәхмәте Мамадыш район мәдәният йорты методисты Роза Павловна Галкинага белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев