Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров: «Людмила Белоусова алыштыргысыз һәм ышанычлы»

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Людмила Даниловна турында.

— Людмила Белоусова, республикада иҗтимагый керәшен оешмасы рәсми рәвештә теркәлгән вакыттан бирле оешманың башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. Шул 2007 елдан башлап хәзерге көндә дә ул — минем ышанычлы һәм алыштыргысыз урынбасарым. 

Әгәр дә җитәкче буларак Людмила Даниловнага бер-ике сүз белән бәя бирергә кушсалар, хәрбиләрчә төгәллек белән, «аның белән разведкага барырга була» дип әйтер идем. Аңлаган кеше өчен бу — зур бәя, зур дәрәҗә.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә председателе урынбасары буларак, Людмила Даниловнага ел дәвамында гына түгел, көн саен, сәгать саен мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Алар арасында җитәкчедән сәяси зирәклек таләп итә торганнары да аз түгел. Ә бу исә Татарстан җитәкчелегенең республиканы икътисади яктан үстерүгә һәм күп милләтле халыклар арасында толерантлык саклауга юнәлтелгән сәясәтен тормышка ашыруда зур әһәмияткә ия. Татарстаныбызның бөтенлеген саклау — илебезнең бөтенлеген, мөстәкыйльлеген саклау да ул. 

Людмила Даниловна шикелле ышанычлы, ныклы оештыру сәләтенә ия, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, башкаларны да үзе артыннан ияртә алучы көчле һәм зирәк җитәкче булганда, безнең Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы эше гөрләп барыр. Оешмабыз киләчәктә Татарстан гына түгел, ә Россия төбәкләрендәге карендәшләребезнең дә рухи-мәдәни үзәге булыр, дип ышанам. 

Людмила Даниловнага ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, алга таба да уртак максатларны тормышка ашыруда яңадан-яңа идеяләр, ныклык һәм күңел байлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев