Путин һәм Трампның очрашуы гомуми тарих дәреслекләренә кертелде
Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның Анкоридждагы очрашуы Россия хәрби-тарихи җәмгыяте әзерләгән Россия тарихы һәм гомуми тарих дәреслекләренең өченче басмасына кертелде.
Бу хакта Россия хәрби-тарихи җәмгыяте үзәк советы әгъзасы һәм тарих дәреслекләре дәүләт линейкасының җаваплы секретаре Владислав Кононов хәбәр итте. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.
Ул аңлатканча, 10-11 сыйныф укучылары өчен дәреслекләрнең өченче басмасы быел чыгачак. Икенче басма 2024 елда чыгарылган иде. Кононов сүзләренчә, элеккеге дәреслек белән яңа дәреслек арасындагы төп аерма яңартылган материалда. Гомуми тарих дәреслекләрендә дә, Россия тарихы дәреслекләрендә дә тасвирланган вакыйгалар президентларның Анкоридждагы очрашуына кадәр озайтылган.
Путин белән Трампның очрашуы узган елның 15 августында Аляскадагы хәрби базада узды. Ул өч сәгатькә якын дәвам итте. Сөйләшүдә Россия ягыннан Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров, ә Америка ягыннан дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Дональд Трампның махсус илчесе Стивен Уиткофф катнашты. Очрашу вакытында фикер алышу алып барылган төп мәсьәләләрнең берсе Украина тирәсендәге вазгыять темасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев