Протоиерей Павел Чурашов медаль белән бүләкләнде
Алексеевск чиркәве настоятеле, җирле православие приходы советы председателе Павел Чурашовка республикабызның олы бүләге тапшырылды.
Павел Михайловичка «ТАССРның төзелүенә – 100 ел» медале бирелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы елның 18 августындагы 645нче указында язылганча, протоиерей Чурашов бу медальгә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үз өлкәсендәге казанышлары өчен лаек булган.
Павел Чурашов 1965 елда туган. Чистайда техникумында укыган. Совет армиясе сафларына алынып, 1986-1987 елларда Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгән. Аерым автомобиль батальонында хезмәт иткән рядовой Чурашов «Рәхмәтле Әфганстан халкыннан» медаленә ия булган. 1993 елны – Мәскәү духовная семинариясен, 2000 елда академия тәмамлаган. 2019 елны Казан православие семинариясендә квалификация күтәрү курсларын үткән. Өйләнеп, алты бала үстергәннәр, тәрбиягә өч бала алганнар.
Алексеевск благочинные, Воскресенский чиркәве настоятеле протоиерей Павел Чурашовны приход халкы үз күңелләрендә ышаныч һәм өмет уятуы өчен хөрмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев