Порымнан Ксения Сидоровага мәдәният министрыннан бүләк тапшырылды
Россия мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан Удмуртиянең мәдәният министры Владимир Соловьёв мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләде.
Бүләкләнүчеләр арасында керәшен авылы Порымнан клуб һәм китапханә менеджеры Ксения Сидорова да булды. Бүләкне Грахов районы башлыгы Виктор Белов тапшырды.
«Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сез башкалар ял иткәндә эшлисез, кешеләргә күңел байлыгы бирәсез, матурлык бүләк итәсез. Сезнең идеяләрегез һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Грахов районы кызыклы тормыш белән яши. Безнең районда үткәрелә торган күп кенә бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр традициягә әверелде һәм халык арасында зур популярлык казанды»,– диде җитәкче.
«Бүләк алуы күңелле, барыбызга да сәламәтлек, оптимизм, барлык башлангычларда уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! Яныбызда һәрвакыт яңа иҗади җиңүләргә һәм казанышларга илһам бирүче кешеләр булсын!», – диде Ксения.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев