Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Покрау чыңы» концерты талантлы керәшен яшьләренең күп икәнен раслады

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләре «Покрау чыңы» дип аталган тамаша күрсәтте. Чарада инде чын артист булганнар белән бергә, сәхнәгә яңа аяк басучы талантлы яшьләр дә чыгыш ясады.

Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге Покрау алдыннан мондый бәйрәмне инде 4 ел рәттән оештыра. Кайбер елларда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган төрле район керәшеннәре айлыкларына туры китереп, җирле фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады «Покрау чыңы» концертында. Быел сәхнә түрендә талантлы керәшен яшьләре балкыды. 

Талантларның яңа буыны

Иң элек сәхнәдә «Кряшен чибяре — 2025» конкурсында катнашкан кызлар «Аулак өй» күренешен сәхнәләштерде. Ариана Кадыйрова, Кристина Грибакова, Ангелина Мухина, Анита Давыдова — җырладылар, биеделәр, аларга кунакка килгән егетләрнең йөрәкләрен «җандырдылар». Бу күренеш тамашачыларны элекке заманнарга алып кайтты. Ә егет-кызларның милли киемнәре, хәрәкәтләре, моңлы җырлары — барысы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Римма Никитина тыпырдап биеп җырлады. «Покрау чыңы» концертында инде ничә ел чыгыш ясыйм, каян кайтуым, кайда баруым булса да, вакыт табып киләм. Бүген менә самолеттан төшеп, туры монда килдем», — диде ул. 

Иван Пугачев та чын сәхнә артисты булган — кай арада үсеп җитте?! Актерлык буенча да белем ала, җырлый да. «Маруся» җырын бии-бии башкарды. «Бүген Ваняның чыгышын бушка карадыгыз, 5 елдан соң концертына билет сатып алып барырсыз әле» — диде алып баручылар. Бирсен Ходай, уңышлар Ваняга! 

Бу тамашада күңелгә май булып ятканы — сәхнәдә беренче адымнарын атлаучы егет-кызларның чыгыш ясавы. Бәлки, чыннан да, алга таба алар чын «йолдыз» булырлар! Казаннан Анастасия Иванова, Менделеевск ягыннан Ксения Александрова, Кукмарадан Юлия Марышева — шундый талантлардан.

Питрәч ягыннан Кирилл Спичков кечкенәдән төрле конкурсларда катнашып йөри — аның да буй җитеп килгәнен күрдек бу юлы, «шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы, сөям дигән сүзләрең», дип моңланды егет. Чаллы ягыннан Тамара Минова үзе иҗат иткән җырны башкарды. 

Чыгышы белән Түбән Камадан булган Владислав Архереев фермерлык эшен дә, иҗатны да тигез күрә. «Покрау чыңы» сәхнәсендә дә матур итеп елмаеп, рәхәтләнеп ике җыр сузды. Ә менә Чаллы ягында туып-үскән, кайчандыр «Кряшен чибяре» конкурсында катнашкан Алина Ахметшинаны керәшен чараларында югалткан идек. Сәхнә үзенә бик тә килешә, тавышы да шәп. 

Керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә эшләп килүче «Тумар» ансабмле кызлары чыгышын да яратып кабул иттеләр. «Бәрмәнчек»ләр исә, концертны тәмамлап, керәшеннәрнең бай культурасын матур итеп тәкъдим иттеләр. 

Тамашачы яратып, сагынып килгән

Залда башкалабызда яшәүче һәм тирә-юнь районнардан килгән өлкән буын һәм яшьләр бар иде. Һәркем шушы бәйрәм атмосферасы белән килгән. Заманча технологияләр белән бәйләнгән әлеге тамаша, телефон экраннарыннан аерыла алмаучы яшьләрне дә үзенә җәлеп итте. Сәхнә түрендәге экранда берсен-берсе алмаштырган шаян язулар, күренешләр тамашачыларны елмайдырды. Покрау бәйрәменең тарихын, дини мәгънәсен аңлатып бирүче мәгълүмати видео күрсәтелде. Тамашачылар өчен уеннар да оештырылды. Ясалма интеллект ярдәмендә ясалган рәсемнәр буенча, керәшен җырларының исемен белергә кирәк иде. Дөрес җавап биргән кешеләргә матур бүләкләр тапшырылды. 

Концертны алып баручы Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков та үз эшенең осталары. Вадим укып бетереп, эшкә туган ягы Мамадышка кайтып китте. Сагындырган икән үзе. КВНда катнашкан бу егетләр, һәрбер җөмләне шаяруга борып, тамашачыларны көлдереп тордылар. Алар хәтта тамашачылар белән бергә «фильм төшерделәр»! Залда булган һәр кеше бу уенда катнашып, күтәренке хисләр алды. 

Покрау — әбине искә төшерә

Покрау көнендә төрле гаиләләрдәге гореф-гадәтләр турында сораштык. Һәркемнең үз истәлекләре, гореф-гадәтләре бар. «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков, Покрау көнендә гаиләсе белән бәйле булган истәлекләрен сөйләгәндә, күзләрендә балачакның җылы истәлекләре чагылды. 

— Бу бәйрәм әбиебез белән бәйле, — дип башлады ул сүзен. — Әбием Покрау көнендә безнең өчен тәмле Покрау бөккәннәре пешерә иде. Ә аннары, безнең авылда чиркәү ачылгач, гаиләбез белән бәйрэм саен шунда йөри башладык. Инде соңгы 4 елда, без «Бәрәкәт» бүлеге яшьләре белән Халыклар дуслыгы йортында матур концерт оештырабыз, — дип сөйләде.

Иван Пугачев та гаиләләрендә Покрау көнендә махсус покрау пируглары пешерү традициясе барлыгын әйтте. Йөзендә елмаю белән ул:

«Әбиемнән калган рецепт буенча, барыбыз бергә жыелып, Покрау пируглары пешерәбез. Гаиләбез белән бергәләп шул пирогларны ашап, җырлар җырлап, күңел ачабыз. Бу традиция гаиләбезнең бер матур мирасы дип әйтсәм дә була», — дип белдерде ул. 


Кыскасы, «Покрау чыңы» концерты Казан һәм тирә-юньдәге районнардан килгән тамашачыларга матур кич бүләк итте. Дәвамлы булсын, так держать! 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Анжелика Михайлова, Кукмара-Казан

Алина Кондратьева фотолары, видео.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев