Питрауның төп сәхнәсендә карендәшләребезне бүләкләделәр
Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау фестивалендә, бәйрәмнең ачылу тантанасында олы хезмәтләре өчен, бер төркем карендәшебез хөкүмәт бүләкләренә ия булды. Төп сәхнәдә, шулай ук, дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Алар арасында карендәшләребез шактый.
— Казан җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисовага Татарстан министрлар кабинетының Рәхмәте белдерелде.
— Сарман районының Ләке авылындагы «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Раилә Асановага һәм Түбән Кама шәһәренең «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллинага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикабызда милләтара татулыкны саклауга керткән зур өлешләре өчен Татарстан дәүләт советының Рәхмәт хаты тапшырылды.
— Виктор Агаповка мәдәният министрының Рәхмәте;
— Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Елена Кондеевага мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы;
— Балтач районының Субаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Фәизовага Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
— Алина Кондратьева, Милена Новикова, Денис Михайловка яшьләр министры Рәхмәте;
— Дилүзә Ильина, Марина Казанцева, Евгений Карегин, Михаил Мокеевка Татарстан мәдәният министрлыгының «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учереждениесенең Рәхмәте;
— «Тимерхан» керәшен фольклор ансамбленә милли кием тектерү өчен сертификат;
— «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары Ильнар Гайнутдинов, Алмаз Тукмановка Мамадыш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты;
— Сарман районы керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Андровка Татарстан министрлар кабинетының Афганстан республикасындагы хәрби хәрәкәтләр һәм төньяк Кавказ төбәгендәге контртеррорчылык операцияләре ветераннары мәсьәләләре буенча координацион советның рәхмәте белдерелде.
— Ясминур Гиззатуллинага Татарстан халыклар ассамблеясе Мактау грамотасы;
— Мамадыш районының Колышчы авылы «Покрау» ансамбленә Татарстан халыклар ассамблеясеннән 50 меңлек сертификат тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев