Питраудагы тамашада – батыр Гөргөри
Республикакүләм XXVII «Питрау» керәшен культурасы бәйрәменең прологы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучыларга багышланды.
Ватан – бер генә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгындагы республика Питрау бәйрәменең театральләштерелгән тамашасы Ватанга, аның батыр ир-егетләренә багышланган иде. Тамашаның төп герое – керәшен батыры Гөргөри.
Дәрәҗәле кунаклар трибунасында утыручы Рөстәм Миңнеханов та, башка олы җитәкчеләр дә мәйдан уртасындагы тамашаны дикъкать белән карады. Алар әле яңа гына халык осталары мәйданын карап узганда хәрби-патриотик стенд янында да озак тукталып торганнар иде. Алар анда СВОдагы якташларга әзерләнгән маскировка челтәрләрен, махсус мобиль мунчаны да карадылар. Кунакларны бигрәк тә махсус операциядән кайткан карендәшебезнең үлемнән үзен коткарган могҗиза турында сөйләве тәэсирләндерде. Снаряд ярчыгының күкрәк кесәсендәге документлары белән бергә йөрткән тәрегә тиюе генә аны үлемнән саклап калган....

Мәйдан уртасындагы тамашаның төп герое керәшен батыры Гөргөри дә, махсус хәрби операциядәге шушы егет шикелле үк, Ватаныбызны саклауны үзенең изге бурычыдип саный. Тамаша исә хәзерге вакытта Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең балаларга керәшен батыры Гөргөри язмышы турында сөйләвеннән башланып китте. Аның сөйләвенә ияреп,балалар һәм алар белән бергә, киң мәйдан тирәли түгәрәкләнеп утырган тамашачылар да Гөргөринең балачагын, үсмерлек елларын күз алдына китереп утырдылар. Үсеп буйга җиткән, эшләп буыннары ныгыган яшь егет Гөргөри үзенең туган җиренә дошман һөҗүм иткәнен ишетә. Һәм шунда ук корал алып, солдат капчыгын аркасына асып, яуга китә.
Бу тамашада элек тә, хәзер дә үзенең якыннарын һәм үз Ватанын ихластан яратучы һәркемнең батыр була алуы турында, җыр-биюләр аралаш җиткерелде тамашачыга. Иң азактан, балаларга гади керәшен егете Гөргөри батырлыгы турында сөйләүче хәрби киемле ир-егетләрнең үзләренә дә хәбәр килә. Алар тиз арада җыенып, махсус хәрби операциягә китәргә тиешләр. Бу хәбәрне ишетүгә, йөзләре кырысланган батырларның сугыш кирәк-яракларын алып, әти-әниләре, балалары һәм хатыннары белән саубуллашу мизгелләрен инде Питраудагы халык күз яшьләре аша карады...

Фото:Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев