Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Питрауда «Түгәрәк уен» бер сәхнәгә 50гә якын фольклор коллективын җыйды

Биредә үзебезнең республика районнарындагы керәшен авыллары һәм, шулай ук, чит төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

Ерак Нагайбәк өлкәсенең Чиләбе районындагы Кассель авылыннан «Надежда» фольклор ансамбле Питрауга бүләк итеп, нагайбәк җыруларын ишеттерде. Удмуртия, Самара, Башкортстан якларыннан килгән карендәшләрнең җыру әйтүләре дә матур булды.

Татарстанның 46 ансамбле һәм башка төбәкләрдән килгән коллективлар түгәрәк ясап, кулга-кул тотышып, җырлап әйләнделәр. Нагайбәк, Бакалы, Грахов районнарыннан, Самара өлкәсеннән һәм республикабыздан җыелган керәшен ансамбльләренең Питрау учагы тирәли әйләнүе, бәйрәмнең тагын бер дулкынландыргыч мизгеле булды. Бәйрәм башында фольклор ансамбльләренең тантаналы рәвештә төп сәхнә каршыннан парад белән узулары да фестивальгә матур бер бизәк өстәде. Гомумән, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырган «Түгәрәк уен» югары дәрәҗәдә үтте. Керәшен җыру-уеннарын яратучы тамашачыларның алкышлары да тынып тормады.

Алкышлар дигәннән, халкыбызның яраткан җырчылары Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Алина Давыдова, үзенең патриотик җырлары белән инде махсус хәрби операция зонасына да берничә мәртәбә барып кайткан Марина Карпова һәм башка талантлы артистларыбыз катнашындагы бәйрәм концерты барган мәйдан да халык белән шыплап тулган иде. Бу олы сәхнәдәгә тамашаны талантлы карендәшләребез Олег Фазылҗанов, Елена Григорьева, Светлана һәм Евгений Максимовлар алып кына бармыйча, халык әйтмешли, алып та кайттылар.

Быел Җөри Питравында Мәскәү җырчысы да чыгыш ясады. Ул – Бөтенроссия халык фронтының үзәк штабы члены, Россиянең атказанган артисты Денис Майданов. Майдановның патриотик җырлары мәйдандагы бар халыкны бәйрәмле тыныч тормыш кадерен белергә, Ватаныбызның чын патриотлары булырга чакырып яңгырады…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев