«Питрау»да кул эшләреннәе күргәзмә-ярминкәләр эшләячәк
Быел ярминкәдә Татарстан, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы, Башкортстан, Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән килгән осталарның күңел җылысы салынган кул эшләре үрнәкләре тәкъдим ителә. Ул ярминкәне «Питрау»га җыелган дистәләрчә мең кеше күрәчәк.
Нагайбәктән килгән Юрий Деняев:
«Мин, күбрәк, агачтан савыт-саба ясыйм. Шулай ук, төрле хайваннарга охшатып ясаган сыннар, чокып-уеп ясалган чуеннар, көнкүреш өчен кирәкле эшләнмәләр дә бар. Яраткан шөгылем —акча эшләү чыганагы да», — дип сөйләде.

Тукай районының Биклән авылы кызы Альмира Мәҗитова — курчак остасы. Ул ясаган һәр курчак үзенчәлекле, матур. Альмира белгечлеге буенча почта хезмәткәре булса да, башка юнәлешне сайлый — тегү фабрикасында, соңыннан «йомшак» уенчык тегү фирмасында эшли. Курчакларга матур кием тегеп, аларны бизәнү әйберләре белән тулыландыра. Бүгенге көндә курчакларының саны йөзгә якын. Арада Татарстан һәм Россия халыкларының милли киемле курчаклары бар. Коллекциясен киләчәктә җир шарында яшәүче төрле халыкларның милли курчаклары белән тулыландырырга уйлый Альмира. Бу юнәлештә эшли башлаган инде — испан, корея курчакларын ясаган, киемнәрен теккән. Быел Питрауга ул бик матур керәшен курчаклары алып килергә җыена. Ярминкәдә Мамадыштан Надежда Филиппованың матру кул эше үрнәкләре дә булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев