Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Питрауда яшьләр өчен «Димче почмагы» эшләде

Мамадыш районының ЗАГС бүлеге, туган якны өйрәнү музее ярдәмендә, Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә яшьләр өчен махсус программа әзерләде.

Махсус «Димче почмагы» мәйданында кунакларны борынгы халык уеннары, парлы биюләр, конкурслар һәм викториналар оештырылган иде.

«Йөзек салыш», «Күгәрченнәр», «Фантики», «Танышу таягы» һәм башка уеннарда катнашучылар үзләрен сынап карады, ә бәлки әле, пар да табучы булгандыр.

Бу проект үзләренә пар эзләүдә кыенлыклар белән очрашучы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар тере аралашуны җайга салырга һәм җитди мөнәсәбәтләр формалаштырырга ярдәм итә.

Ачу тантанасыннан соң, төрле тематик мәйданчыклар үз эшен башлап җибәрде. Кемдер чибәрләр сайлый, кемдер суда уеннарда катнаша... Яшьләрнең үз почмагы бар иде – төнгә кадәр шунда шаулаштылар. Тырлау аланының никадәр кунакчыл икәнен барып күрергә кирәк!

Рөстәм Миңнехановның аягы җиңел булды, ахры, «Димче» ишегалдыннан төнге унберенчегә кадәр кеше өзелеп тормады. «Димче» ишегалды хуҗабикәсе, артист Аграфена Васильева Россия дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов белән бию көенә әйләнде. Башка җитәкчеләр дә биюгә төште. Чегән киемле артист сузган теләкләр янчыгыннан Рәис тә бер кәгазь артып чыгарды. Ни-нәрсә язылгандыр, елмаюына караганда, бик шәп теләк булырга тиеш.

Быел «Димче» ишегалдының үзенчәлеге – анда Мамадыш ЗАГСы хезмәткәрләре дә булуында. Алар ярдәмендә, 100дән артык кеше анкета тутырган. Телеграм-каналдагы махсус «Таныш булыйк»ка да кушылган алар.

Питрауның төп «димчесе» Аграфена бер хатынның үзе янына килеп: «Узганында бер тотам чәчәк биреп, ташлама, өегезгә бәхет килер дип, әйткән идегез. Өйгә тынычлык килде бит, – дип шатлыгын уртаклашуын әйтте. – Гаиләдә тынычлык булсын дип, бер тотам чәчәк өшкереп биргән идем».

«Димче» ишегалдында үзешчәннәр дә үз сәләтләрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев