«Түгәрәк уен» фестивале Питраудагы төп мәйданнарның берсендә уза. Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында оештырыла торган Питрау бәйрәмендә быел 50дән артык керәшен фольклор коллективын күреп булачак.
Фестивальнең төп максаты – керәшеннәрнең этник культурасын үстерү һәм саклау. Республикабызның төрле районнарындагы һәм чит төбәкләрдәге керәшен фольклор ансамбльләре «Питрау түгәрәк уены»нда һәр елны катнашырга тырышалар.
Быел «Питрау түгәрәк уены-2025» фестиваленә Татарстаннан – 46, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан, Башкортстанның Бакалы районыннан, Удмуртиянең Грахово районыннан һәм Самара өлкәсеннән 4 фольклор ансамбле килүе көтелә.
Бәйрәмдә катнашачак фольклор коллективлар, солистлар мактау сүзләренә лаек. Алар, көнне-төнгә ялгап, Питрау күрергә килүчеләр өчен ел буе сагынып сөйләрлек бәйрәм бүләк итәләр. Фольклор ансамбльләре – Питрау күрке. Бәйрәм башында әлеге ансамбльләрнең төп мәйданны әйләнеп чыгуы фестивальгә матур бер бизәк өстәячәк.
19 июль көнне Питрауның төп мәйданнарыннан берсендә 18:00 сәгатьтә башланып китәчәк «Питрау түгәрәк уены-2025» фестивален Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерли.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев