Питрау сынамышлары
Хәбәрләр

Питрау сынамышлары

Бүген Питрау бәйрәме билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә.

  • Питрау үтә — җәй үтә.
  • Питраудан соң кошлар да сайрамый.
  • Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
  • Булса аяз Питрау көн — булыр яшел печәнең, яңгырлы булуы — кырда печән черүе.
  • Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса — озак булыр.
  • Бу көнне көн эссе булса, тагын ике атна көн кояшлы булыр.
  • Иртән яңгыр яуса — ашлык әйбәт булмас. Көн төшкә кадәр шундый булса — ашлык мул булыр.
  • Иртән үлән өсте чыклы булса, тезем әйбәт булыр.
  • Судан балыклар сикерсә, көн бозыла.
  • Коңгызлар түбән очса, яңгырлар көт 
  • 12 июль көне буе кояшлы булса, киләсе ел җәе җылы һәм озын булыр.
  • Питрау көнне җыйган каен себеркесе коелмый, шифалы була.

Фото: Алина Кондратьева

 

 


Нет комментариев