Питрәчтән Альбина Фадеева халыкара конференциядә керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында сөйләде
Яр Чаллыда I Халыкара 11нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы: традицияләр һәм хәзерге заман» уңышлы үтте.
Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, шулай ук, Тунисның югары телләр институты ярдәме белән «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы: традицияләр һәм хәзерге заман» исемле I Халыкара (XI Бөтенроссия) фәнни-гамәли конференция уздырылды. Конференция традиция буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты мәйданчыгында узды.
Анда ТРның Питрәч районыныннан тәрбияче Альбина Фадеева «Керәшеннәрнең мәдәнияте һәм традицияләре» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Конференциянең төп максатларының берсе — мәгариф һәм мәдәният арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, заманча алымнарны традицион кыйммәтләр белән үреп бару юлларын эзләү иде.

Альбина Фадееваның керәшеннәрнең мәдәнияте һәм традицияләре турындагы чыгышы бу юнәлештә аеруча актуаль булды. Ул үзенең докладында керәшеннәрнең тарихына, аларның йола-гадәтләренә, милли киемнәренә, музыкасына һәм биюләренә тукталган.
«Шулай ук, бүгенге көндә бу традицияләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген ассызыклап үттем. Чыгышымда, мәсәлән, керәшеннәрнең дини бәйрәмнәренең үзенчәлекләре, аларның гаилә традицияләре, милли ашлары һәм аларны әзерләү ысуллары турында да сөйләнелде. Бу мәгълүматлар конференциядә катнашучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды», – дип сөйләде Альбина Александровна.
Альбина Александровна чыгышын керәшеннәрнең «Бас әле станокка» җыруы белән тәмамлаган.
Альбина Фадеева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев