Питрәчтә карендәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Питрәч районы Сабантуенда иң яхшы хезмәткәрләр һәм муниципалитет вәкилләрен бүләкләделәр. Аларга Татарстан Республикасы җитәкчелеге указы һәм карары нигезендә, төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Сабантуй бәйрәме барышында бүләкләнүчеләр арасында карендәшләребез дә бар. Аларга төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды.
2024 елның 3 декабрендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе карары нигезендә, Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Талановка «Җирле үзидарәне үстерү өчен» медале тапшырылды.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Россия Герое Иван Додосов исемендәге 1нче номерлы мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Чукуровага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев