Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Питрәч районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үтте

Беренче булып Керәшен Сәрдәсе, Янсуар һәм авыл җирлекләре башлыклары башкарган эшләре турында хисап тотты.

Узган ел Керәшен Сәрдәсе авылында төп вакыйга юлларга асфальт җәю, күперне ремонтлау һәм территорияләрне төзекләндерү булды. Гаҗәп түгел, гражданнар җыенында җирлек башлыгы Николай Морозов авылның актив яшәүчеләренә генә түгел, “Татавтодор”ның Саба филиалы вәкиленә дә Рәхмәт хаты тапшырды. Бут ташы һәм иске юл өслегеннән алынган башка материаллар да башка урамнардагы юлларны яңарту өчен кулланылган. Грантлардан тыш, авыл халкы үзләре дә авылны яңартуга актив рәвештә акча кертә. Үзара салым акчасына биредә һәйкәл ремонтланган, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә мемориаль такталар куелган, ә Көлкәмәр авылында су насосын тирәнгәрәк урнаштырганнар. Авылда яшәүче Нурания Канашова район җитәкчелегенә җирлек башлыгына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Янсуар авылы җирлеге. Бу җирлектә үзара салым акчасын Янсуар һәм Нырсуар авылларында юлларны төзекләндерүгә тотканнар, Талкыш авылында янгын гидранты һәм урамда колонка урнаштырганнар.Быел үзара салым акчаларын шулай ук үз иминлекләрен кайгыртуга тотарга уйлыйлар. Авыл районның иң ерак авылларының берсе, янгын чыкса, бирегә килеп җитәр өчен күп вакыт кирәк. Шуңа күрә янгын сүндерү машинасына тагылма сатып алырга кирәк.Авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов демография мәсьәләсен төп проблема дип атады. Янсуар авылы җирлегендә биш авылда барлыгы 226 кеше яши.

 

Питрәч-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев