Пётр Уразайкин Мәскәүдәге Рождество укуларында катнаша
Хәбәрләр

Пётр Уразайкин Мәскәүдәге Рождество укуларында катнаша

25-29 январьрда Мәскәүдә Халыкара XXXIV Рождество укулары уза. Анда, Татарстан делегациясе составында, Зәй район башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин да катнаша.

Укулар кысаларында төрле чаралар уздырыла: пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар. 

27 январьда Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда, Мәскәү һәм Бөтенроссия Патриархы Кирилл җитәкчелегендә, Халыкара XXXIV Рождество  укуларының «Мәгърифәт һәм әхлаклылык: шәхес формалаштыру һәм заман әйдәве» дигән темага пленар утырышы узды.

— Патриарх Кирилл үзенең чыгышында илкүләм мөһим нәрсәләр, шул исәптән мәгарифнең иң яхшы традицияләрен үстерү һәм яшь буынны какшамас рухи-әхлакый идеаллар нигезендә тәрбияләү мәсьәләсен күтәрде. Ул  баланы кечкенә чагыннан ук тәрбияләргән кирәклеген ассызыклады. Рождество укуларында тупланган тәҗрибә –  уникаль. Бу форум безнең алга анык бурычлар куя. Махсус хәрби операциядә руханилар да катнаша. Пленар утырышта шулай ук армиягә булышлык турында да зур сөйләшү булды, — ди Пётр Сергеевич.

Зәй офыклары, Клара Ермолаева


Нет комментариев