Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Павел Минеевның хезмәте югары бәяләнде

Зәй районының Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйган Рәхмәттә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән зур хезмәте өчен » дип язылган.

Павел Николаевичка бу олы бүләкне Зәйдә уздырылган тантанада Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты председателе Иван Гущин һәм Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов тапшырганнар.

Хезмәт юлы 10 класс тәмамлауга мәктәптә балалар укытудан башланган Павел Минеев төрле тармакларда эшли. Отставкага чыкканчы Зәй районы эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары була. 2018 елдан — Баграж авыл җирлеге башлыгы. Авыл халкы тормышында заманча уңайлыклар тудыруга, җирлекне һәрьяклы үстерүгә үзеннән зур көч куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев