Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Павел әтей Чурашов Людмила Белоусова турында: «Безне халыкның рухи традицияләрен яңарту берләштерә»

Алексеевск районы благочинные, Алексеевск шәһәренең Воскресение Христово храмы настоятеле Павел Чурашова Людмила Даниловна хезмәттәшлеге турында сөйләде.

— Людмила Даниловна белән без 2000 еллар башында, отец Павел Павлов җитәкчелегендә «Новый завет»ны керәшенчәгә тәрҗемә итү буенча эш башланганда таныштык. Тәрҗемә белән шөгыльләнергә тиешле комиссия төзелде. Керәшен священниклары, активистлар, галимнәр, тел белгечләре — бу өлкәдә эшли алучы кешеләр бу проект турында фикер алышу өчен җыелдык. Людмила Даниловнаны беренче мәртәбә шунда күрдем. Миңа, ничектер, бу эштән читкәрәк китәргә туры килде. Башлыча, проект өстендә отец Павел, минем әти Михаил Чурашов, тәрҗемәсе Маря Матвеева һәм текстлар редакторы, туган телне яхшы белүче буларак, Людмила Белоусова эшләделәр. 

Людмила Даниловна — харизмга ия позитив кеше, керәшеннәр өчен күп эшли. Аның белән аралашуы, эшләве җиңел. Безне бер максат — халыкның рухи традицияләрен яңарту берләштерә. Я. Емельянов исемендәге культура үзәгендә, аның җитәкчелегендә яңа инициативалар, яңадан-яңа проектлар тормышка ашырыла. Ходай аңа киләчәктә дә сәламәтлек бирсен. Тормышта үз алдына куйган максатларына ирешеп, хезмәтләре һәм казанышлары белән, карендәшләрне шатландырып яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев