Мамадыш районының Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов Татарстан мәгариф министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Владимир Николаевич гомеренең кырык елга якынын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Бу олы бүләккә ул күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Карендәшебезгә Күкрәк билгесен укытучыларның Мамадыш шәһәрендә уздырылган август конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина тапшырды.

Нет комментариев