Җөри авылындагы Питрауда Татарстан Рәисе дә катнашты
Республикакүләм XXVII «Питрау» керәшен культурасы бәйрәме быел аеруча күңелле узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм гаиләсе – Питрауда
Мәйдандагы халыкның һәм төрле төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләренең, җитәкчеләрнең бергәләп кунак каршылау йоласы – Җөридәге Питрауның иң күңелле мизгелләреннән берсе. Быел да мәйданга кергән урында "җанлы коридор" ясап тезелешеп баскан артистлар, бәйрәм күрергә килүчеләр, дулкынлана-дулкынлана, олы кунакларны каршы алырга әзерләнде. Барысының да дулкынлануы аңлашыла, чөнки Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның килүен халык аеруча көтте.

Җөри бәйрәмендә Рөстәм Нургалиевичны, төрле як керәшеннәренең йорт-җирләрен, көнкүрешен чагылдырган махсус ишегаллары һәм һөнәрчеләр фестивале урнашкан мәйданга кергән урында каршы алдылар. Керәшен милли киемле кызлар чигүле бистәрләргә куелган иң кадерле сый – түгәрәк икмәк һәм тоз белән каршыладылар. Татарстан Рәисе иңенә керәшен милли бизәкле бистәр салдылар, Питрау символикалы баш киеме бүләк иттеләр. Рөстәм Миңнехановның Җөригә хатыны һәм улы белән килүе – Питрауның бердәмлек белән беррәттән, гаилә бәйрәме икәнен дә искәртү буларак кабул ителде. Традиция буенча, Татарстан Рәисен кул эше үрнәлкәре, җорт-ишегаллары урнашкан мәйданга чакырдылар.

Һөнәрчелек осталарының кул эшләре үрнәкләре урын алган мәйданда ниләр генә юк иде! Респбликабызның осталары үз куллары белән агачны уеп-бизәкләп ясаган сыннар, Татарстанның мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия биналарының агач макетлары... Ә бераз арырак – элгәреге керәшен көнкүрешен күзаллау мөмкинлеге бирә торган җорт-ишегаллары. Анда төрле районнардан һәм Россия төбәкләреннән килгән карендәшләр үз якларының йорт бизәү әйберләре булган бистәрләр, кашагалар, тәре аллары белән бизәгән "йорт"ларында кунакларны милли ризык һәм керәшен җыруы белән каршылады.

Кунаклар иркен фуд-кортка, исәпсез-сансыз балалар мәйданчыкларына да күз салдылар. Олыларга гына бәйрәм итәргә димәгән, иң нәни артистлар һәм кечкенә тамашачылар өчен дә махсус сәхнә көйләнгән иде.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, башка җитәкчеләр, Питрауны оештыручылар озатуында, Рөстәм Миңнеханов боларның барысын да карап чыкты. Һәм шуннан соң, кунаклар төп мәйданга юнәлде.


Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев