Җөри авылында төзеләчәк чиркәү нигезе ташын аруландыру чины уздырылды
17 май көнне Мамадыш районының Җөри авылында истәлекле вакыйга булды: азапланучы Изге Агриппина хөрмәтенә төзеләсе чиркәү урынында нигез ташы аруландырылды.
Төзелешнең инициаторы – “Ак Барс” Холдинг компаниясенең генераль директоры, Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров.

Җөри авылын республикабызда гына түгел, Россиянең чит төбәкләрендә дә беләләр. Биредә 20 елдан артык республикакүләм Питрау бәйрәме уза, дистәләрчә мең кунак килә. Җөри авылына нигез XVIII гасыр башында салынган, дигән фаразлар бар. Ләкин биредә беркайчан да чиркәү булмаган. Авыл хаклы күрше Кумырык, соңгы елларда Юкәче авылы чиркәвенә келәүләргә йөргән.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, чиркәү нигезе ташы куелу чинын Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясен оештыру бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәрендәге Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексей Колчерин һәм Казан епархиясенең Мамадыш благочинный округының благочинные, шәһәрнең Тереклек иңдерүче Изге Өчлек хөрмәтенә төзелгән чиркәү настоятеле игумен Никодим (Шушмарченко) башкардылар. Храм азапланучы Изге Агриппина Римлянинага багышланган. Татарстан митрополиясендә бу изгегә багышланган беренче храм булачак.
Тантанада, шулай ук, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, җирле халык һәм авыл кунаклары катнашты. Булачак храм өчен урынны Җөригә керү урынында ук калкулыкта сайлаганнар.

– Бүген Җөри тарихына языла торган көн: изге башлангыч – храмга нигез салу белән билгеләнгән көн. Җөрилеләр электән үк үзләренең тырышлыгы, булдыклылыгы, яхшы хуҗалык алып бару осталыгы белән дан тотканнар. XVIII гасырда үк монда тормыш кайнап торган: май ясау һәм эрләү заводлары эшләгән! Иван Михайлович Егоров изге инициатива белән чыкты – авылга кергәндә иң күренекле, калку урында православие храмы төзү. Җирле халыкның, якташларның, бу изге эшне хуплавын күрү бик шатлыклы, – дип мөрәҗәгать итте Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин.

Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов бу вакыйганы истәлекле һәм көтеп алынган дип атады:
– Без храмнар торгызыла һәм төзелә торган вакытта яшибез. Иван Михайлович үзенең кече Ватаны өчен юллар да, социаль объектлар да, авылны һәм районны данлаучы чаралар да күп эшли. «Питрау» керәшен мәдәнияте фестиваленең дә инициаторлары һәм оештыручыларының берсе ул. Әмма гасырлар буена булачак төп урын – бу, әлбәттә, храм. Һәм без бу эшне православныйлар өчен бәрәкәтле атнакөн көнне башлыйбыз.

Иван Михайлович Егоровның әнисе Агриппина (Аграфена) Семеновна истәлегенә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады, булачак чиркәүгә аның исеме биреләчәк. Изге Агриппина – яңа храмның яклаучысы булачак.
Җөри авылында туган Иван Егоров интервьюларының берсендә кече Ватаны турында түбәндәгеләрне сөйләгән иде:
– Кече Ватаным белән мине бик күп нәрсәләр бәйли. Минем өчен бу изге төшенчә. Анда әти-әни нигезе. Безнең йортыбыз һәрвакыт ипи-тозлы, кунаклар белән тулы. Әти-әни колхозда эшләде. Әни – районның иң яхшы терлек караучысы, әтисе – алдынгы комбайнчы булды. Мин, иң өлкән бала буларак, кечкенәләрне карадым, әнигә фермада ярдәм итәргә өлгерә идем. Без балачактан ук икмәк бәясен аңлап, белеп үстек. Авылда мөмкин кадәр ешрак булырга тырышам. Кызганыч, әни – Аграфена Семеновна – шактыйдан инде арабыздан китте. Әтием Михаил Васильевичка хәзер 86 яшь. Күптән түгел генә авылда калган, ыру учагын саклаучы кече энебез Василийны югалттык. Авылда таяныч – сеңлебез Елизавета Михайловна һәм аның гаиләсе.

Җөри авылында бу изге эшләр ару сәгатьтә бшланып, Ходай ярдәме белән, матур һәм барлык җөрилеләрнең, якташларның ышану һәм келәү итеп, теләк тели торган изге урыны булсын!


Фото: Илнар Галиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев