Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иван ЕГОРОВ: Питрау Җөри авылы бәйрәменнән 27 елда керәшен культурасы фестиваленә әйләнде

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Ак Барс» холдинг компаниясе генеральдиректоры Иван Егоров Питрау бәйрәмен ачу тантанасында халыкны котлады.

 

– Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, дуслар, бәйрәм кунаклары, карендәшләр! 

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Питрау белән котлыйм. Зурлап килгәнегез өчен рәхмәт!

Питрауны беренче мәртәбә Җөри авылында моннан 27 ел элек үткәргән идек. Бәйрәм елдан-ел зурайды, яңарды.Хәзер ул Россия күләмендәге олы бәйрәмгә әйләнде. Питрауда керәшеннәр генә түгел, төрле милләт кешеләре бергә җыелып, дусларча матур гына бәйрәм итәбез.

Күп милләтле Татарстаныбызда иминлек булдыруда, муллык тудыруда зур көч куючы Рөстәм Нургалиевич, Сезгә халыкның олы ихтирамын белдерәбез. 

Бүген бәйрәм кунаклары халкыбыз культурасына баштанаяк чумар, күңелле уеннар карап, матур җырулары тыңлап, ял итәр дип уйлыйм. Алдагы Питрау бәйрәмнәрен илебез иминлегендә каршыларга язсын. Барыгызга да исәнлек-саулык, тазалык-байлык,бәйрәм кәеф телим.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев