Хәбәрләр

Олы уразага әзерләнә торган соңгы атна - Май чабуга кердек

Май чабу атнасы күп итеп, тәмле ашау, җырлап-бию атнасы гына түгел, ә Олы ураза алдыннан бераз бушанып, кунакка йөрешеп алу һәм кичерү сорау көннәре.

16 февраль -22 март – Май атнасы (Май чабу, Масленица), сыр атнасы. 

Православие Чиркәве календаре Олы ураза алдыннан соңгы тоташ седмицины (атнаны) Май атнасы (ә халык – Май чабу) дип атый. Бу атнаның мәгънәсе – көндәлек тормыштан Олы уразаның “рухи батырлыклары”на әкренләп күчүдә.  Кагыйдә буенча, бу атнада бары тик сөтле ризыклар һәм балык ашауга рөхсәт ителә.

Россиядә Май чабуда коймак-тәбикмәкләр пешерү гадәте бар. Туганнарның бер-берсенә коймакка баруы аларны якынлаштыра, ел буе җыелган рәнҗетүләр һәм үкенечләрне онытырга уңай мөмкинлек бирә.

Май чабу атнасы Пручти (Прощённое воскресенье) белән тәмамлана.


Нет комментариев