Олы Тәрбиттән Валентина Карлова республика яшь экскурсоводлар конкурсында җиңде
«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды яшь экскурсоводларның республикакүләм V «Мәрхәмәтлек маршрутлары» конкурсына йомгак ясады.
Конкурс 12-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Конкурска Бөек Ватан сугышы, туган якның танылган шәхесләре һәм мәдәни объектлары, истәлекле урыннар турында сөйләүне үз эченә алган эшләрдән торган 70ләп экскурсия формасындагы проект, фото һәм видеоматериаллар тәкъдим ителде.
Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан тугызынчы класс укучысы Валентина Карлова «Бу юлларда да яхшылык турында сөйләрмен» номинациясендә җиңүче булды.
Укучының язмасы икенче урынны алды. Аның эшенә «Өмет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алина Хәйретдинова кураторлык итте. Халыкара хәйриячелек көнендә, Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашында, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә дипломнар, чәчәкләр һәм акчалата сертификат тапшырылды.
Кайбицы | Новости района | Кайбы
Валентина Карлова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев