Олы Тәрбиттәге карендәшләребез — этник мәдәният сагында
Казанның А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә республикакүләм «Национальное достояние» конкурсы узды.
Конкурс республикабызның этник мәдәният казанышларын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Конкурс барышында, финалга чыгучылар жюри членнарын үзләренең эшләре — матди булмаган этномәдәни байлык объектларының паспортлары белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр. Жюри алар арсыннан җиңүчеләрне билгеләде. Тантана барышында җиңүчеләрне игълан итеп, бүләкләр тапшырдылар. Лауреатларга дипломнарны «Таткультресурсцентр» учреждениесе директоры Алсу Мифтахова һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаров тапшырды.
Кайбыч районының Олы Тәрбит мәдәният йорты, «Җармука» бәйрәме проектын тәкъдим итеп, конкурс финалына үткән һәм II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шуның белән, «Җармука»ның мәдәни мираста әһәмиятле урын алып торуы расланды.
«Бу җиңү коллективның үзебезнең кабатланмас бай традициябезне өйрәнүдә һәм аны халыкка танытуда армый-талмый эшләве нәтиҗәсе булды, — дип хәбәр итте Олы Тәрбит мәдәният йорты директоры Инна Драндрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев