.Концерт ике өлештән торган. Аның беренчесе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Ул тамашачыны, сугыш чоры җырлары аша, Ватаныбыз кадерен белергә, аның чын патриотлары булырга рухландырган. Хәзерге вакытта Ватанны саклаучыларның батырлыгын искә төшереп, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә карата хөрмәт уяткан.
Икенче өлеше исә күңелле ял концерты булган. Төрле жанрдагы чыгышлар тамашачыларны сөендергән.
«Чыгыш ясаучыларның һәрберсе, яшьләрдән алып өлкәннәргә кадәр, сәхнәдә үзләренчә якты эз калдырды, җырлары, шигырьләре, биюләре белән күңелләрне күтәрде. Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган чыгышлар аеруча тирән хисләр уятты, безне үткәннәргә кайтарды һәм бүгенге тыныч тормышыбызның кадерен белергә өндәде. Икенче бүлектәге заманча җырлар, көлкеле скетчлар һәм милли мотивларны чагылдырган биюләр исә тамашачыларга ял итәргә, көләргә һәм яңа көч алырга мөмкинлек бирде. Барлык килгән тамашачыларыбызга да олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәмегез һәм хуплавыгыз безнең өчен бик мөһим», – дип язды редакциягә Олы Тәрбит авылы китапханәчесе Инна Драндрова.
Нет комментариев