Олы Шүрнәк авылы балалары сугышчыларга җылы сәламнәр юллый
«Ватанны саклаучылар көне» бәйрәме якынлашканда, Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы мәдәният йортында бик матур чара уздырылган.
Авыл балалары «Хәрбиләргә открытка» дигән патриотик акциягә кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр сугышчыларыбызга үз куллары белән открыткалар ясаганнар.
«Кечкенә куллар белән ясалган бу открыткаларга балалар үзләренең иң җылы, иң ихлас теләкләрен язып тутырдылар. Аларның һәр сүзе, һәр рәсеме сугышчыларыбызның күңелләренә үтеп керерлек, аларга көч һәм рух бирерлек. Балалар Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәтләрен белдерделәр, тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Ясалган барлык открыткалар волонтерларга тапшырылачак. Алар бу открыткаларны сугышчыларыбызга җибәрелә торган посылкаларга салып, фронтка озатачаклар. Балалар, бу бәйрәм открыткалары Ватаныбызны хәзер саклаучыларның барысы өчен дә күңелле сюрприз булыр дип өметләнәләр», — дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Роза Роева.

Роза Роева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев