Олы көн атнасында «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле иң мәгънәле һәм үзенчәлекле чара күрсәтә
18 апрельдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан Олы көн бәйрәменә багышланган театральләштерелгән тамаша көтелә.
Оештыручылар бу тамаша «Бәрмәнчек» репертуарында иң масштаблы һәм алдагы елларда да Олы көн атнасында даими куелырга тиешле чара булачак, дип искәртә. Чөнки ансамбльнең исеме – «Бәрмәнчек» сүзе нәкъ тә Пасха бәйрәме белән бәйле.
Бәрмәнчек (верба) – яз көне тал ботакларындагы бөреләр, йомшак йонлы тал “песиләре” . Тал “песие” – христиан традицияләрендә төп православ бәйрәмнәрнең берсе булган “Бәрмәнчек атнасы”ның атрибуты да. Ышанулар буенча, Пасхага бер атна кала, Иисус Христос Иерусалимга кергән һәм Аны халык бик данлап, аяк астына пальма ботаклары салып каршы алган. Ул якларда яңарыш символы пальма агачы булса, Россиядә – кыштан соң беренче яшәргән агач итеп – талны һәм аның ботакларын атаганнар. Шуңа күрә, бу көнне Бәрмәнчек бәйрәме (Вербное воскресенье) диләр. Керәшеннәр Олы көн (Пасха) бәйрәменә бер атна кала бәрмәнчекләр алып, аларны чиркәүдә изгеләндереп, ел буе тәре алдында саклыйлар. Озын кыштан соң, иң беренче булып уянган әлеге агачны халык зур көчкә ия дип саный. Шуның өчен, иртә яшәргән, яфрак ярган чәчәкле тал чыбыклары белән суккалап алу, аның яшәрү һәм яшәү көчен кешеләргә, мал-туарларга бирәсе килү теләге белән эшләнә булса кирәк. Тал “песие” уңдырышлылык, сәламәтлек, шатлык гәүдәләндерә, тормышның өзлексез һәм даими торышының символы булып тора. Безнең керәшеннәрнең иң беренче дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек» исемен алуы да үзенә күрә матур символика.
Бәрмәнчек атнасы – ураза атнасы. Шуңа да, уен-көлкене бераз кичектереп, иң якты, иң данлы седмицада – Олы көн атнасында зур бәйрәм оештыралар бәрмәнчеклеләр. Әлеге тамашаны оештыруга идея бирүчеләр – "Бәрмәнчек" дәүләт Фольклор ансамбле директоры Юлия Дувалова һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.
“Бәрмәнчектә Олы көн” дип исемләнгән тамашаның сценарий авторы – ансамбльнең оркестр артисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьева. Сәхнәгә куючы режиссёр – ансамбльнең баш хореографы, Татарстанның атказанган артисты Радик Шайхетдинов. Репертуарны ансамбльнең баш хормейстеры, Татарстанның атказанган артисты Эльвира Камалова төзегән, музыкаль бизәлеше өчен ансамбльнең баш дирижёры, Татарстанның атказанган артисты Азат Хәмидуллин, ә сәхнә бизәлеше өчен Павел Александров җаваплы. Программада – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровның керәшен авылларына булган экспедицияләрдә туплаган материаллары.
Тамаша кызыклы булачак. Биредә халкыбызның Олы көнгә кагылышлы “Имләү”, “Черләү” йолалары, “Күкәй тәгәрәтү”, “Орчык тәгәрәтү”, “Чәбәк-чәбәк”, уеннары, бәлеш, пирмәнкә чыгару күренеше, биюләр күрсәтеләчәк. Шулай ук, бәйрәмнәрдә җырлана торган төрле яктагы авыл көйләрен тыңлый алачаксыз. Чиркәүдә укыла торган иманнарны да ишетерсез.
«Кичәдә сезнең өчен Дарҗа әби, Санук түти, Илҗә, Гөркә үз осталыкларын күрсәтерләр. Әлеге рольләрне кем башкаруын, әлбәттә, тамашаны карагач, үзегез белерсез», – дип искәртә оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев