Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Олы Аты авылында китапханә ачылды

Олы Аты китапханәсе Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасына керә.

Олы Аты авылы китапханәсе фондында татар һәм рус телләрендә 7 меңнән артык китап бар. Шул исәптән, төрле энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр һәм газета-журналлар…

Бу китапханәдә карендәшебез, озак еллар дәвамында мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле педагог, авыл тормышында актив катнашучы Надежда Замотаева эшли. 

«Биредә балаларга, яшьләргә һәм өлкәннәргә вакытлы матбугат белән танышу, матур әдәбият, фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган», — дип язды китапханәче Надежда.

Ике ел ябылып торган китапханә эшенең кабат җанлануына Аты халкы сөенә. Бигрәк тә авылның «Ак түтейләр» фольклор ансамбленә йөрүчеләр «репетиция ясар, китапханәдәге очрашуларда, кичәләрдә чыгыш ясар өчен үз җортыбыз булды» дип шатланалар. «Ак түтейләр» әле бүгенге көндә гармунчы эзли. Моңа кадәр ансамбльнең аккомпаниаторы булган Пётр дәдәй Никитин ел башында мәңгелеккә китеп баргач, «Ак түтейләр» ятимләнеп калды…

Китапханәнең кабат эшли башлавы Олы Аты авылының мәдәни тормышы җанлануы да әле ул. Китапханәдән халык өзелеп тормасын, авылдашлары арасында каитапхнәче Надежда Замотаеваның һәр идеясен хуплаучы теләктәшләр, проектларын тормышка ашыруда ярдәмчеләр табылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев