Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ольга Долгова: «Әниемнең килен булып төшкәндәге агач сандыгын кадерләп саклыйбыз»

IV керәшенчә марафонда катнашучы Зәй районының Якты Күл авылыннан Ольга Долгова әби-әнисеннән мирас булып калган әйберләр турында язды.

Һәрбер йортта кадерле истәлек итеп саклана торган әйберләр була. Безнең туган йортта андый әйберләрнең берсе-әнием Натальяның килен булып төшкәндә алып килгән агач сандык. Анда әниемнең кәбен койдырганда кигән яшь килен күлмәге саклана. Ул бик матур кызыл төстә, инде 80 ел узса да үз төсен югалтмаган.

Өй түрендә җырак әби истәлеге,үзе тукыган бистәр эленеп тора, аны әбием Степанида (Ильина),яшь килен чакта суккан булган. Әнием дә бик кадерләп тота иде, мин дә бик саклап тотам, бу кадерле ядкәрьне.

Иң кадерле мирас дип мин үзебезнең туган йортыбызны да саныйм. Туган өебез ул балачак, әти-әни истәлеге. Ул кечкенә генә керәшен музеен хәтерләтә.


Өйнең түрендә, үз әбием Мария тапшырган тәреләр.Әниебез иртән торуга, тәре каршында шәм яндырып, без балалар, туганнар исәнлегенә иманнар укый иде, ул укыган керәшен иман китапларын кадерләп саклыйм.

Шулай ук, бер почмакта Мария түтинең ире Василий җизни агачтан сырлап ясаган шкаф өйне бизәп тора, диваннарга инде 60 ел, буяп кына куям да, ул яңадан матурая. Алдагы өйдә, каз мамыгы белән тутырган мендәрләр, әнинең тырышлыгына шаккатам хәзер, гомер буе казлар асрады, каз мамыгыннан, түшәк, пар мендәрләр тутырып, без кызларга кияүгә чыкканда бүләк итә иде.

Питердагы племянницам Валентина кияүгә чыккач, энемнәр артыннан мендәрләрне бүләккә биреп җибәргән иде. Мондый сюрпризга бик сөенделәр яшьләр. Челтәр пәрдәләр, чигуле бистәрләр дә өйне бизәп тора. Болар барысы да безнең әти-әниләрдән, әби бабайлардан калган мирас.

Ольга Долгова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев