Ноябрьдә ничек ял итәбез?
Хәбәрләр

Ноябрьдә ничек ял итәбез?

Ноябрь башында татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул сишәмбегә туры киләчәк.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» ТР Законы нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул пәнҗешәмбегә туры киләчәк.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 1 ноябрь ял көне шимбәдән 3 ноябрь дүшәмбегә күчерелде. 

Шулай итеп, 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь – ял көннәре булачак. 1 ноябрь һәм 5 ноябрь эш көннәренең озынлыгы 1 сәгатькә кими.

Шәһри Казан, Алина Кондратьева фотосы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев