Нина Фадеева: «Әбиләреңнән, нәнәеңнән калган кием — бәясез кыйммәт»
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан марафончы Нина Фадеева милли киемебез турындагы фикерләрен язды.
Милли кием — без керәшеннең горурлыгы. Әлбәттә, әгәр ул үзәбиеңнән, әбиеңнән, нәнәеңнән калган, яшь вакытта алар киеп йөргән булса — бәясез кыйммәт, минемчә. Мин үзем нәнәй, үзәби, әби күлмәкләрен кигәндә, горурлык, җылылык тоям. Ничектер, аларны хәтеремә төшерәм, якынымда тойгандай булам…
Минем өчен якты дөньяга тудырган ата-анамның иң кадерле мирасы, беренче чиратта — туган телем, яхшы тәрбиям, гаилә кыйммәтләре, сәламәт акыл һәм тән, туганнарым. Болар — кешегә яшәргә көч бирә торган асыл әйберләр. Икенчедән, кечкенәдән йөрәгемә сеңдерелгән җырлар, авыз иҗаты, фольклор. Өченчедән, матди әйберләр.

Каенанамның балалары күп булу сәбәпле, аннан элекке кием-салым да, бизәнү әйберләре дә калмаган. Ерак әби белән нәнәйдән, үзәбиемнән калган байлыгым, шөкер, бар. Ерак әбием нәнәйнеке белән үз камзулын, сатин күлмәкләрен үз куллары белән бөреп теккән. Аның үз куллары белән тегелгән җиде күлмәген 1990 елларда, Казанда керәшен оешмасы оешып эшли башлаганда, күлмәк тектерер өчен өлгегә сорап тордылар, кызганыч, алар шул килеш югалды... Тамаксасы да шулай юкка чыкты.
Үзәбинең күлмәге, алъяпкычлары сакланган. Ә милли баш киеме, комплекты белән, быел миңа килеп иреште.

Мин дә 5 оныкка әби. Гаилә ансамблемдәге чигелгән алъяпкычлар, сүрәкәләр, кулъяулыклар — үз мирасым. Аларны оныкларыма калдыруны максат итеп куйдым. Әле тулы комплектлы керәшен хатын-кызы киемнәрен кыз оныкларыма туплап куярмын дип хыялланам. Балалар әбиләрен, оныклар карт әбиләрен күреп, белеп, аралашып, хөрмәтләп үсте. Мин шуның белән дә бәхетле. Шөкер, оныкларының элгәреге киемнәрне кигәнен, үз җыруларыбызны җырлаганын, җолаларны өйрәнгәннәрен нәнәем күреп, сөенеп китте…

Нина Фадеева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев