Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Николай Владимиров: «Людмила Белоусова халык өчен бушка эшли һәм булсын дип йөри торган кеше»

2008-2020 елларда Татарстан халыклар ассамблеясе председателе урынбасары, ассамблея советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров Людмила Даниловна белән бергә эшләгән елларын искә алган.

— Людмила Даниловнаны мин хөрмәт итәм, аны үземнең хезмәттәшем дип саныйм. Ул да, мин дә гомер буе эш башкаручылар булдык. Людмила — республика керәшен иҗтимагый оешмасының, ә мин — Татарстан халыклар ассамблеясе советының башкарма комитетында. Төп күрсәтмәне мин — Фәрит Хәйрулловичтан, ә ул Иван Михайловичтан ала идек тә, эшне бар нечкәлекләрен исәпкә алып һәм җиренә җиткереп, көне-сәгате белән башкара идек. Людмила — халык өчен бушка эшли торган, булсын дип йөри торган кеше. Туры сүзле Людмила һәр кешенең холкын белеп, һәркемгә ачкыч табып эшли белә. Ул республикада һәм аннан читтә керәшеннәр яши торган бик күп төбәкләрдә булды, күпне күрде — авырлыклар да, җиңел чаклар да булгандыр. Үзара хезмәттәшлек иткәндә дә төрле катлаулы хәлләр килеп чыккалады. Аларның барысы да аны чыныктырды, халык ихтирамына лаеклы тәҗрибәле остазга әйләндерде. 

Үзе редактор булганда да, аннан соң да Людмила Даниловна «Туганайлар» газетасын үз баласыдай күрде, керәшен иҗтимагый оешмасы һәм безнең ассамблея эшен газетада даими яктыртып республикадагы бар халыкка җиткереп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев