Никифороводан Сергей Степанов Татарстан Дәүләт советы бүләгенә ия булды
Мамадышта зона киңәшмәсе узды. Анда 11 район җитәкчеләре, авыр җирлекләре башлыклары, фермерлар катнашты.
Мамадышта узган төбәк семинар-киңәшмәсе авыл җирендә яшәүче халыкның эшчәнлеген арттыруга юнәлтелгән иде. Анда Татарстан Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин һәм шулай ук, тирә як район башлыклары катнашты.
Семинар барышында хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Аерым алганда, Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов Дипломга лаек булды. Бу диплом карендәшебезгә республикакүләм конкурста «Татарстан республикасының агропромышлленность комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә җиңгәне өчен бирелде. Сергей Николаевичка дипломны Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Җаббаров тапшырды.
Сергей Степанов 2008 елдан Никифорово (Чия башы) авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Авылда халык өчен тиешле тормыш шартлары, уңайлыклар булдыруга зур әһәмият бирә.
Семинар барышында яхшы эш күрсәткечләренә ия булган хуҗалыклар белән таныштылар. Шул исәптән, Олег Павловның крестьян-фермерлык хуҗалыгы, халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә торган «Фермер» кооперативы һәм башка хуҗалыкларны карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев