Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина: «Табигать байлыгын куллана белергә кирәк»
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Боярина ел саен оныклары белән җиләк җыя.
Ольга Боярина – табигать кадерен белүче, җәйнең һәр мизгеленең матурлыгын тоеп, табигать хәзинәсе булган җиләкләрне, шифалы үләннәрне җыючы. Җиләк өлгергән вакыт Ольга түтинең иң яраткан чоры. Чөнки бу вакытта аның оныклары да үзе белән бергәләп туган як табигате кочагына чыгалар, чиләк-чиләк җиләк җыялар.
Менә быел да, яңа гына, үзенең оныклары Милана һәм Юлиана белән җиләккә барган.
«Табигатьнең байлыгы, матурлыгы искиткеч. Аны күрә һәм куллана белергә кирәк. Ел саен шушы җиләкле җәй аенда оныкларым белән җиләккә йөрибез. Әлегә каен җиләге җыйдык, тиздән җир җиләге җыябыз. Анда тагын оныкларым кайтып җитәр. Минем барлыгы 8 оныгым бар. Үзем шикелле үк, алар да авылны, табигатьне яраталар. Җиләк җыярга да бик теләп йөриләр», – дип язды Ольга түти.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев