Самара өлкәсенең Назаровка авылы мәктәбендә музей ачылды.
Музей мәктәптәге бер кабинетта ачылса да, бу вакытлыча. Тиздән клубка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Музей да шунда күчереләчәк.
Музейда керәшеннәрнең элгәрегеге көнкүреш әйберләре, йорт кирәк-яраклары, җиһазлар, бизәнү әйберләре, кием-салым, эш кораллары, уенчыклар, фотографияләр, хатлар һәм башка борынгы әйберләр урын алган. Алар – авыл халкы ярдәме белән, берничә ел дәвамында җыелган экспонатлар. Ул әйберләрне урнаштыру өчен махсус шкафлар сатып алынган.
Музей ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Владимир Егоров, В.Маскин исемендәге 2нче урта мәктәпнең Назаровка филиалы җитәкчесе һәм, шулай ук, авыл халкы катнашкан.
Нет комментариев