Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Наталья Майорова сугыш чорын искә ала: «Авыллар буйлап хәер сорап йөри идек»

Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Наталья Ивановнаның балачагы, барлык сугыш чоры балаларыныкы кебек, авыр булган.

Наталья Ивановнаның әти-әнисен 1923 елда кулак дип, туган авылларыннан Донбасска сөргәннәр. Әтисе Иван шахтер булып эшләгән, әнисе Марфа өйдә балалар үстергән.

Бервакыт ул шахтадагы иренә ашарга илтә барган. Юлны кыскарту өчен, күпердән түгел, ә елга аша чыккан. Елгага кайсыдыр предприятиедән кислоталы калдыклар аккан булган. Елга суы Марфаның аякларын яндырган һәм ул 27 яшендә инвалид булып калган. Гомере буе таяклар белән йөргән.

20нче еллар ахырында туган якларына кайтканнар, колхозга аларны идеологик сәбәпләр аркасында алмаганнар. Әмма әтисе бик яхшы столяр булган, шуның белән яшәгәннәр.

Аны сугышның икенче көнендә фронтка алганнар, бераз соңрак Натальяның өлкән дәдәсе дә сугышка киткән. Инвалид Марфа белән өйдә өч кечкенә баласы калган.

Наташа беренче классны тәмамларга өлгермәгән. Яшәү авыр булган, авыру әнисенә инвалидлык буенча пособие бик аз түләнгән. Кызлар хәер сорап йөри башлаганнар. Балалар еш кына буш кул белән кайта торган булганнар.

«Бервакыт без дүрт авылны җәяүләп йөреп чыктык. Шахмайкинода гына безгә бер бәрәңге бирделәр, аны да икебезгә, — дип искә ала Наталья Ивановна үзенең ярым ач балачагын.

Гаиләне сыерлары булу гына коткарган, аның белән урманнан утын ташыганнар. Балалар кечкенә бакчаны эшкәртә башлаганнар. Шулай гына исән калганнар. Үсә төшкәч, Наталья колхозда эшләгән, көтүче ярдәмчесе дә булган. 15 яшендә Казанга китә. Штукатур-буяучы һөнәрен үзләштерә һәм төзелеш оешмасында җиде ел эшли. Бу чорны Наталья Ивановна яктылык белән искә ала.

«Яшәгән урыныбыз мәдәният сарае янында иде. Эштән соң без, кызлар, татар халык иҗаты ансамбленә йөрдек. Матур сәхнә киемнәрендә җырлый, бии идек. Безне, еш кына, концертлар белән чыгыш ясарга чакыралар иде», – дип искә ала.

Ләкин әнисе Марфа Ивановна кызын яңадан Ленинога үзен карарга чакыра. Наталья кайта, авылда ул булачак ире Федорны очрата. Аның өендә, каенанасы белән бергә яши башлый. Соңрак Федор өйне зурайтып төзи, йортны тышлап, ремонт ясый. Марфа Ивановна күрше урамда аерым яши. Ире Федор белән алар көн саен 3-4 тапкыр әниләре янына йөриләр, ризык ташыйлар. Федор дәдәй белән Наталья түти бик дус яшәгәннәр. Уллары Александр әйтүенчә, «бик тату, матур пар» булганнар. Наталья Ивановна үзе дә ире Федорны җылылык белән искә ала: «Ул яхшы, тырыш, кулларыннан килмәгән эше юк иде».

Алар озак еллар яшәгәннән соң гына, Чистай храмында кәбен койдыралар. Мәхәббәт һәм наз белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Күп балалы ана буларак, Наталья Ивановна медаль белән бүләкләнә. Ул яшьтән үк кул эшләре остасы булган. Оекбаш бәйләгән, чиккән, тегү машинасында киемнәр теккән. Йортта әле дә аның чиккән әтәчләре төшерелгән сөлге саклана.

Наталья Ивановна җирле май заводында, аннары ФАПта һәм мәктәптә техничка булып эшләгән, күп еллар юл хезмәтендә булган. Соңрак, сыер савучы булып күчкән, яхшы эше өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алган. 58 яшендә лаеклы ялга чыгу уңаеннан, колхоз председателе аңа диван бүләк иткән. Ул әле дә өйдә, яңа кебек тора.

Кызганычка, Федор 60 яшендә мәңгелеккә күчкән. Гомере буе агач остасы булган, 14 яшьтән эшли башлаган.

«Бу һөнәр безнең гаиләдә ата-бабалардан килә. Атам, ике бабам, барлык дәдәләрем дә агач осталары булган», — ди Александр.

Ленинода аның Светлана исемле кызы, Николай исемле улы да яши. Иң өлкән улы Иван — Яр Чаллыда, кызы Татьяна — Түбән Камада. Барысы да һөнәр алган: Иван — шофер, Александр КамАЗда җитәкче булып эшләгән, Николай — ветеринар, Татьяна — сыер савучы, Светлана — фельдшер. Наталья Ивановнаның 10 оныгы бар, алар аңа 15 оныкчык бүләк иткән, аларның иң өлкәне — 17 яшьтә.

Наталья Ивановнаның нәселендә барлык хатын-кызлар да озак яши торган. Олы апасы Аннага хәзер 93 яшь. Әнисе Марфа Ивановна инвалид булса да, 98енә кадәр яшәгән, соңгы 20 елны диярлек урыныннан кузгала алмаган. Федор үлгәннән соң, ул Натальялар йортында яшәгән.

Фото: Ольга Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев