Наратлы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларына обелиск ачылды
8 июнь көнне Чистай районының Наратлы авыл җирлегенә кергән Сосновый Ключ авылы зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Красный Ключ, Перепутье һәм Сосновый Ключ авыллары халкы мәңгеләштерелеп, һәйкәл ачылды.
Бу көнне тантаналы төстә обелиск ачу митингы узды.
Обелиск ачу тантанасын Наратлы авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов башлап җибәрде. Ул кайткан кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләде. Һәйкәл булдыруда үзеннән зур өлеш кертеп, оештырып, башлап йөрүче Николай Александрович Прокофьевка, аның абыйларына, Наратлы авылында туып-үскән барлык кешегә дә рәхмәтләрен җиткерде.
Чистай муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе Алексей Ефимов та зур эш башкаруда үзләренең матди һәм физик ярдәмнәрен күрсәткән якташларына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Тройсын бәйрәме белән котлады.
«Бик күркәм эш эшләнде. Сугышта булып, сугыштан кайтып, сугышта һәлак булган якташларга һәйкәл кую – аларга карата хөрмәт. Без сакламасак хәтердә, кем саклар аларны. Аларның исемнәре озак еллар безнең хәтердә сакланыр. Монда уйнап йөргән сабыйлар, аларның балалары да кайтып искә алырлар. Хәтерсез халык – юк халык.
Без аларның батырлыгын киләсе буынга җиткерергә тиеш. Рәхмәт барыгызга да шундый изге эшкә кушылуыгыз өчен. Бергә булганда гына зур эшләргә тотынырга була.
Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров бу эшләрне белеп, актив катнашкан кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшыруны йөкләде», – диде Алексей Тихонович.
Алексей Ефимов якташлары Альфред Хәмитов, Николай Прокофьев, Анатолий Прокофьев, Геннадий Хромов, Нина Краснова һәм Валерий Максимов, Павел Максимов, Лидия Загрудиновага рәхмәт хатлары тапшырды.
Чыгышларны Черноболь АЭС ветераны Николай Прокофьев дәвам итте.
Без бу һәйкәлне якташларыбыз - батырларыбыз истәлегенә багышлап ачтык. Ышанабыз, бу һәйкәл бу җирлектә яшәүчеләр өчен кадерле һәм изге урынга әверелер. Һәркем бирегә килеп, аларның батырлыгы алдында баш ияр, рухланыр, көч алыр. Аларның исемнәре мәңгегә тарихка язылды, батырлыгы безнең йөрәкләрдә сакланыр. Бу һәйкәл - үткән белән бүгенгенең, киләчәк белән бәйләнешебезнең символы.
Сугыш кырында һәлак булган, исән кайтып мәңгелеккә күчкәннәр хөрмәтенә венокларны кую авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов, Николай Прокофьев, уллары исеменнән Валерий Прокофьев, Николай Назаров, авылдашлар исеменнән Валерий Максимов һәм Андрей Платоновка тапшырылды. Обелискны ачу церемониясе – лентаны кисү сугыш ветераннары уллары һәм оныклары: Николай Прокофьевка, Валерий Максимовка һәм Геннадий Хромовка тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев