Нагайбәкләр Җәкәү йортында булдылар
Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан килгән карендәшләребез Җөридәге Питрауда, Казан Алла Анасы соборында, Җәкәү йортында булдылар.
Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы делегациясендә Кассель мәдәният йорты директоры Алёна Артемьева, Фершампенуаз иҗат йорты директоры Олеся Ишимова җитәкчелегендәге «Надежда» халык фольклор коллективы һәм башкалар Татарстанга сәяхәтләрен Мамадыш районының Җөри авылында үткән «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәмендә катнашудан башладылар, аннары Казан шәһәре белән танышуларын дәвам иттеләр.
Нагайбәктән килгән карендәшләр 21 июльдә Казандагы тәре йөрешендә дә катнаштылар. Казан Алла Анасы соборында булган келәүдә дә булдылар. Аннан соң, Алла Анасының Тихвин тәресе храмына бардылар. Настоятель Алексий Колчерин аларга керәшен чиркәвен күрсәтеп йөрде. Һәрберсенә Николай Ильминский тәресен бүләк итте. Үз чиратларында, кунаклар да аңа протоиерей Андрей Гупалоның «Нагайбакская миссия» китабын тапшырды.
Чиркәүдән соң, кунаклар – Фёдор Маркин, Михаил Григорьев, Валерий Маметьев, Андрей Ишимов һәм Пётр Ишимов Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә керделәр.Үзәк директоры вазифаларны башкаручы Ирина Муллина бина буйлап экскурсия үткәрде. Этномузыколог, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан композиторлар союзы члены, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров кунакларга традицион музыка уен кораллары турында сөйләде. Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Павел Александров белән Илүзә Галиуллина уен коралларында уйнап, матур керәшен җырларын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев