Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Нагайбәк кызы Олеся Ишимова: «Көндәлек тормышта да элекке бизәнү әйберләрен тагып йөрим»

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшеннәрнең милли традицион киеме буенча узган фәнни-гамәли семинарында милли кием белән кызыксынучылар шактый иде. Шундыйдарның берсе - Нагәйбәк районының Фершампенуаз авылы иҗат йорты директоры Олеся ИШИМОВА.

— Мин — нагайбәк, өйдә үзебезчә сөйләшәбез, ә болай аралшу теле — рус теле. Мин үземә максат куйдым — без үзебезне, тарихыбызны, элгәредән калган мирасны саклап, аны балаларга тапшырырга тиешбез. Шуңа да көндәлек тормышта да элекке бизәнү әйберләрен тагып йөрим. Балалар, кызларыбыз иң элек игътибар итә торган нәрсә — бизәнү әйберләре. Муенымдагы бу мониста (тамакса) заманча стильдә эшләнгән. Заманча керәшен киемнәре дизайнеры Юлия Әхмәтҗанова белән 2024 елны Җөридәге Питрауга килгәч танышкан һәм шунда мин монистаны күреп гаҗәпкә калган идем. Күрүгә үк, мин мондый матурлыкны ясау белән шөгыльләнергә тиеш дип уйладым. 

Мониста — матурлык гына түгел, ул әле саклавыч та, мистика да. Хатын-кыз — тормыш бирүче, гаилә учагын саклаучы. Мониста аны һәр төр бәлаләрдән саклый. Милли бизәнү әйберләрен өйрәнү аша без тарихи гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһим икәнен аңлыйбыз. 2020 елларда безең халык иҗаты йортында оста Алекандра уникаль кием текте. Шул нагайбәк киемен элекке үрнәкне төгәл кабатлап тегүгә аның бер ел вакыты китте Ул аны фотога карап, кешеләрдән сорап, интернеттагы мәгълүматны да өйрәнеп текте. Нагайбәк күлмәге, аляпкыч... Керәшен киеменнән аермасы осталарга гына күренә, ә болай, читтән карап торганда, бернинди дә аермасы юк шикелле. Минем туганнарымның барысы да Кассель послеогыннан. Казак-нагайбәкләр, минем борынгы бабайларым да, үз вакытында, Уфа губернасының Бәләбәй өязеннән шушы җирләргә күченгәннәр. Безнең фольклор коллетивлары ул якларага баргач, сөйләшүләре дә, көйләре дә охшаш, дип кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев