Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Надежда Токранова: «Керәшенлек – ул канга сеңгән... Ул я бар, я юк»

Казан шәһәренең Осиново мәктәбе укытучысы Надежда Токранова актив карендәшләребезнең берсе. Керәшенчә марафонда, төрле конкурслар, конференцияләрдә катнаша, шигырьләр яза.

– Керәшенлек – ул канга сеңгән нәрсә... Ул я бар, я юк. Минем күп кенә танышларым үзләрен башка дин, милләт вәкиле итеп танытуны чүпкә дә санамыйлар. Андый вакытларда миң дәшми кала алмыйм, әлбәттә. Кешенең күзе ачылмаган икән, димәк, ярдәм итәргә кирәк. Мин – шундыйларның берсе. Үз керәшенлегем өчен генә түгел, ә халкымның башка вәкилләре дә керәшенлекнең ни икәнен белеп яшәсеннәр дип телим.

Әлбәттә, балаларым да бүгенге көндә үзләренең кем икәннәрен белеп, “Мин – керәшен!” дип әйтергә курыкмый яшиләр. Әкренләп керәшен халык җырларын, бәйрәмнәрне, йолаларны, иманнарны өйрәнәбез.

Кызым Мариягә, узган елны Валентина Петровна күлмәк тегеп бирде. Хәзер бөтен чараларга шуны киеп йөрибез. И-и, ошый инде үзенә. Әле күптән түгел генә, бер чарадан соң: «Нинди костюм иде ул синең? Бигрәк матур?» – дип сорыйлар икән. «Керәшен күлмәге, дип әйттем», – ди, сөенә-сөенә. Тырышлыгымның нәтиҗәсен күрүдән дә мөһим нәрсә юктыр инде. Аллага шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев