Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Муллиннар гаиләсе Севастопольдә керәшен герое Новиков бюсте янында булганнар

Кырым ягында, Севастополь шәһәрендә бер урам карендәшебез Пётр Новиков исемен йөртә, анда аның бюсты да бар.

Гадәттә, халык җәй айларында ял итәргә, диңгездә коенырга, диңгез һавасы суларга көньякка бара. Ирина һәм Анатолий Муллиннар да быел җәй азагында Кырым якларында ял итеп кайтканнар.

— Бу баруыбыз — 3нчесе. Шәһәрләр буйлап экскурсияләргә йөрмибез, чөнки ул балаларга кызык түгел, эсседә арып та бетәләр. Ләкин, шулай да, 1 мәртәбә кая да булса чыгып керәбез. Беренче баруда Евпаториягә барып, дельфинарийда, Могҗизалар тудыручы изге Николай чиркәвендә, музейда булдык, кече Иерусалимны карадык. Быел барганда, Бөек Җиңүнең 80 елыгын да күз уңында тотып, герой-шәһәр Севастопольне дә күрергә булдык. Әлеге шәһәрдә керәшен герое Пётр Новиков исемендәге урам һәм анда карендәшебезнең сыны (бюст) барлыгын да белә идем. Шуңа да, башта шул бюстны барып күрергә булдык, — дип сәяхәте турында сөйли башлады Ирина Муллина.

30 август — Татарстан көне, шулай ук, Муллиннарның гаилә корганына да 14 ел икән. Юлда барганда Ирина балаларына Новиков, аның батырлыгы, 1941-1942 елларда Одесса һәм Севастополь обороносында катнашуы, 109нчы укчы дивизиясе командиры булуы турында сөйләгән. Билгеле булганча, Пётр Новиков "Кызыл Йолдыз«ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

— Ул көнне Кырымда «беспилотниклар куркынычы» режимы игълан ителгән иде, навигатор эшләмәде. Шуңа да, башта Новиков урамын таба алмый йөрдек. Тапкач, сөендек! Үзебез белән Татарстан флагын да алган идек, шул флагны тотып, Новиков бюсты янында фотога төштек, аның батырлыгы өчен рәхмәт әйттек. Әйтеп бетергесез горурлык хисләр кичердем. Керәшеннәр арасында шундый геройлар булуы куанычлы, — дип сүзен дәвам итте Ирина. — Шуннан соң, Балакла бухтасына барып, катерда йөрдек. Безнең экскурсовод сөйләвенчә, сугыш вакытында Балаклава бухтасы Кырымдагы совет гаскәрләрен сугыш кирәк-ярагы белән тәэмин итә торган мөһим стратегик пункт булган. 

Бөек Ватан сугышы вакытында Балаклава территориясе генерал-майор Пётр Новиков командалыгындагы Севастополь оборона районының беренче секторына керә.

— Ерак араларга мондый сәяхәтләрдә балаларга без Россиянең нинди зур, төрле һәм кызыклы булуын күрсәтергә омтылабыз. Аларда ул илебез белән горурлык хисләре тәрбияләргә, патриотизм хисе формалаштырырга ярдәм итә, — дип сүзен тәмамлады Ирина Айдаровна.

* * *
Пётр Новиков — Чистай районының Югары Кондрата авылыннан. Совет хәрби командиры, генерал-майор, Испаниядәге гражданнар сугышында, совет-фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елны немецларга әсирлеккә төшә, 1944 елны Флоссенбюргтагы концлагерьда үтерелә.

Ул 1941 елның 22 июнендә сугышка барып керә. Пётр Новиков командалыгындагы 241нче укчы полкы сугышны Прут елгасы буендагы оборона ныгытмаларында каршы ала. Аннан соң, ул Одесса һәм Севастополь өчен көрәшләрдә катнаша. Одесса оборонасы вакытында Пётр Новиков 2нче кавалерия дивизиясенә командалык итә. Аны 109нчы укчы дивизия итеп үзгәртәләр һәм аның командиры итеп, яшь генерал Новиковны билгеләнә. Одесса өчен барган сугышлардагы батырлыгы Ленин ордены белән бәяләнә. 

Пётр Георгиевич Новиковның батырлы онытылмый — 1983 елның 23 мартында Севастопольнең Балаклава районындагы урамда Пётр Новиков бюсты урнаштырыла.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев